25 нче сентябрь 2018 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль – медицина бүлеге белгечләре «Кискен эчәк авыруларын кисәтү" темасына санбюллетень чыгардылар.
Максат: кеше тормышында сәламәтлекнең тоткан ролен күзаллауны ачыклау, үз сәламәтлегеңә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Эчәк инфекцияләре-бу чирләрнең бер төре, алар беренче чиратта азык-төлек эшкәртү органнарына зыян китерә. Эчәк авыруларын кисәтү юллары бик гади: бары тик санитар кагыйдәләрне дөрес үтәү генә.
Яшелчә һәм җиләк-җимеш әзерләү, җир белән эшләү-эчәк инфекцияләре белән зарарлану сезоны булып санала. Бюллетеньдә бу авыруларны кисәтү максаты белән эчәк инфекцияләрен кузгатучылар һәм аларның зарарлану юллары чагылдырылган. Шулай ук эчәк авыруларын кисәтү: яшелчә, җиләк-җимеш, кул юу, җирдә перчаткалар белән эшләү ысуллары җентекләп тасвирланган. Азык әзерләгәндә яшелчәләрне яхшылап, кыздырырга һәм пешергәндә кайнаган яки шешәләрдәге суны кулланырга кирәк. Әлеге мәгълүмат 49 социаль хезмәт алучыга җиткерелде
2017-2019 елда Татарстан Республикасында балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 25.09.2018 елда «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Волостнова М. М. hәм Паздникова Е. С. социаль хезмәт алучылар арасында “Интернет челтәрендә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы " темасына дәрес үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты: балаларны интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, балаларга интернетның зыяны hәм файдасына аңлату, үз сәламәтлегеңә хөрмәт тәрбияләү. Балалар тәкъдим ителгән материалны зур кызыксыну белән тыңладылар, фикер алышуда актив катнаштылар.
2018 нче елның 24 нче сентябрь көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Галиуллина Нурия инициативасы буенча “ Көзге калейдоскоп” дигән темага уен үткәрелде. Уенда 6 бала катнашты.
21нче сентябрьда Мөслим картлар хәм инвалидлар интернат-йортының психологы Салихова Л.З. өлкәннәр белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең төп максаты социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның психик сәламәтлекләрен, аларның эмоцианаль торышларын ачыклау.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Шемордан поселогындагы “Балкыш” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләндерү үтә торган гражданнарга бәйрәм открыткалары әзерләделәр.
Әлеге чараның төп максаты – өлкәннәргә карата ихтирамлы караш тәрбияләү.
Нәкъ менә шул нисбәттән, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, өлкән яшьтәге волонтерлар белән берлектә, 24 сентябрь көнне өлкән яшьтәге ялгыз кешене тәрбиягә алган гаиләдә булдылар.
“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” дәресләр курсы кысаларында 2018 нче елның 18 нче сентябрендә «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова социаль хезмәт күрсәтүдә булган балигъ булмаган балалар арасында “Вандализм – нәрсә ул?” дигән темага интерактив дәрес үткәрде.
"Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә 36 шәһәр мәгариф учреждениеләре психолог- педагоглары өчен «Балигъ булмаганнарның суицидаль тотышын профилактикалау» муниципаль семинарында "Интернет челтәрендә иминлек" темасына доклад белән чыгыш ясады.
2018 елның 24 сентябрендә Мамадыш районының «Забота» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидлар тәрбияләү мәктәбе» нең чираттагы дәресе узды.
Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Филантроп» Халыкара премиясе лауреатын ике тапкыр яулаган Валентина Георгиевна Солдатова кунак булды. 2017 елда ул «Авторлык җыры» номинациясендә, ә 2018 елда инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе Рифкат Гардиев белән дуэтта «Хореография» номинациясендә III дәрәҗә лауреат булды. Очрашу башында Валентина Георгиевна үзенең тормыш юлы, уңышлары, казанышлары турында сөйләде. Шуннан соң ярдәм алучылар авторның җырларын һәм шигырьләрен бик теләп тыңладылар. Очрашу ахырында Валентина Георгиевна бию буенча мастер-класс күрсәтте. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф, оптимизм һәм уңай психологик кәеф алдылар.