Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында зур концерт
Мамадыш Культура йорты артистлары картлар һәм инвалидлар йортына килдделәр. Артистлар әби-бабайларга матур чыгышлары белән бәйрәм ясадылар. Һәр чыгышны өлкәннәр көчле кул чабулар белән каршы алдылар.Җыр-биюләре, күңелгә үтеп керә торган сүзләре белән өлкәннәр күңелендә әйтеп бетергесез хис калдырдылар. Артистлар күп күңелле минутлар, күңел тынычлыгы, яхшы кәеф бүләк иттеләр . Картлар йортында яшәүчеләр саубуллашканда тагын килүләрен үтенделәр. Ә артистлар, үз чиратларында, үзләренең һәрвакыт килергә әзер икәнлекләрен әйттеләр.