Иреклеләр елы уңаеннан, 21 сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман урамнарына “Автомобильсез көн” акциясы белән чыктылар. Әлеге акцияның төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Автотранспорт планетаның биосферасын җимерә, кеше организмына әйтеп бетергесез зыян сала. Волонтерлар автомобиль хуҗаларына 22 сентябрь көненең тарихын тасвирлаган белешмәлекләр тараттылар, акцияга кушылырга чакырдылар.