ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 26 сентябрендә «Аңлау өчен ориентир» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән 14 бала өчен “Үзенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру” темасына төркемле дәрес үткәрде.

«Минем Ватаным, минем туган ягым» программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 3 нче санлы социаль участокта (Сухарево авылы) аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдән 19 бала өчен «Мин-Россия гражданины» темасына дәрес үткәрде.

 

«Без бергә» клубы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Олеся Минһаҗетдинова мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Төсле кәеф» дигән төркемле дәрес үткәрде.

         Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Миләүшә һәм Камиль Кадыровлар гаиләсе өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы 5 ялгыз яшәүче өлкәнебезне үз бакчаларыннан җыеп алган бәрәңге уңышы белән куандырдылар.  

2019 елның гыйнварыннан башлап Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр ПАО "ЛУКОЙЛ" грант ярдәмен алган проект "Дөнья уч төбендә" тормышка ашырылачаклар.

28 сентябрь 2018 ел, дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәге балалары өчен “Табигый характердагы хәлләр” дигән белем бирүче видео дәрес үткәрелде.

“Күңел җырлый һәм бии” – Гайнутдинова Марина Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында кунакта.

10 сентябрьда Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы бинасында раөоныбызның  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Юрьевна Задворнова белән очраштылар.

28 нче сентябрь, 2018 нче ел, жомга

Беренче китапханә филиалы белгечләре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең социаль хезмәт алучыларын “Ачык ишек” көненә кунакка чакырдылар.

Чараның масаты: мәгълүмати - коммуникация технологияләренең торышы таләпләрен исәпкә алып, китапханә тарафыннан халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр белән танышу һәм уку культурасын үстерү.

Бу көн китапханәдә "Китапханә - очрашу урыны!" дигән экскурсия белән башланды. Уку залында «Уку территориясе" дигән мәгълүмати чара булып узды. Чарада катнашучылар китап фонды, вакытлы басмалар һәм китапханә хезмәтләре белән таныштылар. Видео-презентациядән китапханә тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүматләр белделәр. Укырга яратучыларны бигрәк тә татар һәм рус телләрендә «Безнең яраткан китапларыбыз турында китапханәчеләр киңәше» дигән китап күргәзмәсе кызыксындырды. Абонементта аларга китапханә турында визитка һәм буклетлар өләштеләр.

Безнең социаль хезмәт алучылар экскурсиядән алган уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм кунакчыл белгечләргә кызыклы китаплар белән таныштырулары өчен рәхмәт әйттеләр.

Чарада 6 кеше катнашты. 

«Тукай картлар һәм инвалидлар йорты”нда 2018 елның 27 сентяберендә янгын куркынычсызлыгы буенча, Тукай районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оешма хезмәткәрләре белән берлектә эвакуация үткәрелде. Эвакуация алдыннан хезмәткәрләр өчен янгын килеп чыккан очракта куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International