«Төсле кәеф». «Веста» Үзәге.

2018 елның 28 сентябре, җомга

 

«Без бергә» клубы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Олеся Минһаҗетдинова мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Төсле кәеф» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: эмоциональ халәтне төзәтү.

Дәрес «Минем кәефем» дигән әңгәмә белән башланып китте, аның барышында катнашучылар безнең үз кәефебез һәм башка кешеләрнең мөнәсәбәте безнең эшебезгә ничек бәйле икәнен аҗладылар.  Катнашучылар психолог белән берлектә үзләренә кәефне ничек күтәрергә һәм көн буена ничек позитив эш белән шөгыльләнергә мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар. Психолог әңгәмә барышында катнашучыларга төрле уеннарда катнашырга тәкъдим итте. Үзенең эмоциональ халәтен күзәтү өчен «Кәеф чәчәге»уены үткәрелде, уңай фон булдыру өчен “Бер-береңә теләк” күнегүе. Катнашучыларның барысының да дяирлек кәефләре яхшырды, чөнки теләкләр бик уңай һәм күңелле иделәр.

Дәрес ахырында катнашучылар, хис-кичерешләре белән уртаклашып, үзләрен танып белү, көчле һәм көчсез якларны күрү, иң мөһиме - уңай тормыштан бару һәм һәрвакыт яхшы кәеф булдыру бер авыр эш түгел икән дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International