28 нче сентябрь, 2018 нче ел, жомга
Беренче китапханә филиалы белгечләре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучыларын “Ачык ишек” көненә кунакка чакырдылар.
Чараның масаты: мәгълүмати - коммуникация технологияләренең торышы таләпләрен исәпкә алып, китапханә тарафыннан халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр белән танышу һәм уку культурасын үстерү.
Бу көн китапханәдә "Китапханә - очрашу урыны!" дигән экскурсия белән башланды. Уку залында «Уку территориясе" дигән мәгълүмати чара булып узды. Чарада катнашучылар китап фонды, вакытлы басмалар һәм китапханә хезмәтләре белән таныштылар. Видео-презентациядән китапханә тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүматләр белделәр. Укырга яратучыларны бигрәк тә татар һәм рус телләрендә «Безнең яраткан китапларыбыз турында китапханәчеләр киңәше» дигән китап күргәзмәсе кызыксындырды. Абонементта аларга китапханә турында визитка һәм буклетлар өләштеләр.
Безнең социаль хезмәт алучылар экскурсиядән алган уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм кунакчыл белгечләргә кызыклы китаплар белән таныштырулары өчен рәхмәт әйттеләр.
Чарада 6 кеше катнашты.