“Күңел җырлый һәм бии” – Гайнутдинова Марина Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында кунакта.

2018 елның 28 сентябре, җомга

Өлкәннәр көне уңаеннан 29 сентябрьдә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Марина Гайнутдинова үзенең артислары белән кунакта булды. Ул безгә күчтәнәчләре, дәртле дә, моңлы да тавышлы егетләре-кызлары белән килде. Залны тутырып матур, дәртле көйләр яңгырады. Көзнең моңсылуыннан туйган күңелләр, бу моңнарга кушылып ярсыды һәм каядыр ашкынды. Шул моңнарга кушылып өлкәннәр җырладылар, биеделәр. Алар тудырган бу изгелек безнең өлкәннәребез күңелендә әле озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International