Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары белән очрашу

2018 елның 28 сентябре, җомга

10 сентябрьда Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы бинасында раөоныбызның  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Юрьевна Задворнова белән очраштылар. Очрашуда Г.Ю.Задворнова шәһәребезнең күпсанлы проблемаларына тукталып очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Инвалидларны социаль пакет нигезендә дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе бик күп сораулар тудырды. Инвалидлар декадасы вакытында табипларны һәм аптека җитәкчеләрен чакырып түгәрәк өстәл оештырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International