ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» бүген чираттагы кунакларны кабул итте. Биредә тәрбияләнүче якташларын бәйрәм белән тәбрик итү өчен Лаеш муниципаль районы  социаль яклау булеге җитәкчесе Сюнина Елена, Лаеш муниципаль районы  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова, Александр Денежкин исемендәге “Серебряный возраст” волонтерлары җитәкчесе Лезина Зөхрә булдылар. Алар интернатта тәрбияләнүчеләрне концерт номерлары белән сөендерделәр, кул эшләнмәләре буенча мастер-класс күрсәттеләр, үз якташларына азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

Минзэлэ районының «Тургай» мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яшусмерләр социаль приютында 5 октябрь да өлкәннәр көненә багышланган «Өлкәннәрнең мәрхәмәтле йөрәге» дигән бәйрәм чаралары утте.

9 нчы  октябрь 2018 нче ел, сишәмбе.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   Рәсәй гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча күзәтчелек органнарынның вәкиле күзәтүе астында  социаль хезмәт алучыларны эвакуацияләү һәм янгын килеп чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен җайлаштыру буенча тренировка- күнекмә үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәре МБ Комсомол районы буенча ДН бүлеге башлыгы эчке эшләр буенча капитан Руслан Устимов билгеләп үткәнчә, күнекмә нәтиҗәләре уңай бәяләнде. Алга куелган максатлар һәм бурычлар үтәлде. Тренировка барышында барлык автоматик янгынга каршы саклану җайланмаларының вакытында  эшләве һәм төзек булуы ачыкланды.

Чарада 28  кеше катнашты.

9 октябрь, 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Самойлова Гөлчәчәк “Милли татар – халык ашлары” дигән әңгәмә үткәрде.

«Туган як» акциясе буенча Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Зәй районы.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ““2025 елга кадәр Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендәге гамәлләр стратегиясе” кысаларында  үткәрелгән чаралар” дигән  темага “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Утырышта социаль оешмалар җитәкчеләре, районның мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, пенсия фонды идарәсе белгечләре, ветераннар советы активистлары катнашты.

Алабуга шәһәре хастаханәсе мөдире Т.Н.Лонская өлкән яшьтәге гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү үзенчәлекләре турында, “Доверие” үзәге директоры И.Р.Чернышева “Караучылар хезмәте” һәм ““Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “ хакында чыгыш ясады.    Районның мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгечләре өлкәннәр катнашындагы мәдәни һәм спорт чаралары турында сөйләделәр.

“Тугәрәк өстәл” утырышы барышында бик күп сораулар күтәрелде, кызыклы   фикер-тәкъдимнәр кертелде. Чакырылган кунаклар мондый очрашуларның бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле булуын искәртеп уздылар.

2018 елның 8 октябренда  психолог мәктәп укучылары өчен «Үз-үзеңне  яратырга» дигән  релаксация  күнегүләре үткәрде.

Максат:балаларны үз гамәлләренконтрольдә тотаргаөйрәтү,  үзеңәигътибар белән карарга, хөрмәт итәргә һәм үзеңне кабул итәргә.

Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәлдә исполком җитәкчеләре, пенсия фонды, сәламәтлек саклау, торак- көнкүреш хуҗалыгы, социаль яклау бүлеге һәм “ Омет” халыкка социаль ярдәм үзәге вәкилләре катнашты. Өйгә йөреп хезмәт күрсәту бүлекчәсе җитәкчесе Муксинова Г.А. үзенең чыгышында яңа технологияләр белән таныштырды: “Авыр хәлдә калган өлкән кешеләрне тәрбияләү мәктәбе”һәм авыр хәлдә калган өлкән кешеләргә “сиделка” хәзмәте оештырылу хакында аңлатты. Җитәкчеләрнең чыгышлары җирле телевидение аша халыкка җиткерелде.

  5 октября  2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Энэк авылы клубы хезмәткәрләре концерт куячак.

4 октября  2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында пожар куркынычсызлыгы турында укулар үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International