Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәлдә исполком җитәкчеләре, пенсия фонды, сәламәтлек саклау, торак- көнкүреш хуҗалыгы, социаль яклау бүлеге һәм “ Омет” халыкка социаль ярдәм үзәге вәкилләре катнашты. Өйгә йөреп хезмәт күрсәту бүлекчәсе җитәкчесе Муксинова Г.А. үзенең чыгышында яңа технологияләр белән таныштырды: “Авыр хәлдә калган өлкән кешеләрне тәрбияләү мәктәбе”һәм авыр хәлдә калган өлкән кешеләргә “сиделка” хәзмәте оештырылу хакында аңлатты. Җитәкчеләрнең чыгышлары җирле телевидение аша халыкка җиткерелде.