«Өлкәннәрнең мәрхәмәтле йөрәге»

2018 елның 9 октябре, сишәмбе
Минзэлэ районының «Тургай» мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яшусмерләр социаль приютында 5 октябрь да өлкәннәр көненә багышланган «Өлкәннәрнең мәрхәмәтле йөрәге» дигән бәйрәм чаралары утте. Бу бәйрәмдә приютта эшләп килүче Тимурчылар отрядының ярдәмен кабул итүче әбиләр, пенсионерлар чакырылды. Өлкәннәрне котлаулар «Изгелеккә юл» дигән фотоальбомны тәкъдим итудән башланды. Бу фотоальбом бәйрәмгә чакырылган кунаклар өчен көтелмәгән буләк булды: элекке хезмәттәшләр хезмәт коллективында уткән онытылмас хатирәләрне яңарттылар. Ә приютта тәрбияләнуче балалар һәм аларнын тәрбиячеләре өлкәннәргә җыр-биюләрне, уен-көлкеләрне буләк итеп, уз куллары белән эшләнгән буләкләр тапшырдылар. Соңыннан, хезмәт ветераннарына профсоюз комитеты исеменнән бүләкләр тапшырылды. Очрашу бәйрәмчә әзерләнгән мул табын артында дәвам итте. Бу бәйрәмдә катнашкан өлкәннәр, шундый куңелле бәйрәм уткәргән өчен, приют җитәкчеләренә, оештыручы тәрбиячеләргә, балаларга рәхмәт сузләре җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International