Янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация күнекмәсе

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

9 нчы  октябрь 2018 нче ел, сишәмбе.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   Рәсәй гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча күзәтчелек органнарынның вәкиле күзәтүе астында  социаль хезмәт алучыларны эвакуацияләү һәм янгын килеп чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен җайлаштыру буенча тренировка- күнекмә үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәре МБ Комсомол районы буенча ДН бүлеге башлыгы эчке эшләр буенча капитан Руслан Устимов билгеләп үткәнчә, күнекмә нәтиҗәләре уңай бәяләнде. Алга куелган максатлар һәм бурычлар үтәлде. Тренировка барышында барлык автоматик янгынга каршы саклану җайланмаларының вакытында  эшләве һәм төзек булуы ачыкланды.

Чарада 28  кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International