Лаеш муниципаль районы делегациясе «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

«Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» бүген чираттагы кунакларны кабул итте. Биредә тәрбияләнүче якташларын бәйрәм белән тәбрик итү өчен Лаеш муниципаль районы  социаль яклау булеге җитәкчесе Сюнина Елена, Лаеш муниципаль районы  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова, Александр Денежкин исемендәге “Серебряный возраст” волонтерлары җитәкчесе Лезина Зөхрә булдылар. Алар интернатта тәрбияләнүчеләрне концерт номерлары белән сөендерделәр, кул эшләнмәләре буенча мастер-класс күрсәттеләр, үз якташларына азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International