Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ““2025 елга кадәр Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендәге гамәлләр стратегиясе” кысаларында үткәрелгән чаралар” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Утырышта социаль оешмалар җитәкчеләре, районның мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, пенсия фонды идарәсе белгечләре, ветераннар советы активистлары катнашты.
Алабуга шәһәре хастаханәсе мөдире Т.Н.Лонская өлкән яшьтәге гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү үзенчәлекләре турында, “Доверие” үзәге директоры И.Р.Чернышева “Караучылар хезмәте” һәм ““Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “ хакында чыгыш ясады. Районның мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгечләре өлкәннәр катнашындагы мәдәни һәм спорт чаралары турында сөйләделәр.
“Тугәрәк өстәл” утырышы барышында бик күп сораулар күтәрелде, кызыклы фикер-тәкъдимнәр кертелде. Чакырылган кунаклар мондый очрашуларның бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле булуын искәртеп уздылар.