Яңа Чишмә картлар йортында "Ак калфак"

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Яңа Чишмә интернат-йортында «Ак калфак»

2018 елның 9 октябре

     Яңа Чишмә районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте бүген Яңа Чишмә районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кунакта булды. Алар интернат-йортта яшәүчеләр өчен бик күп күчтәнәчләр һәм яхшы сүзләр алып килгәннәр. Бу җәмгыятькә иң актив, иҗади, мәрхәмәтле һәм ягымлы хатын-кызлар керә. Алар биюләр һәм җырлар, ә иң мөһиме әби-бабайларыбызга игътибар һәм йөрәк җылысы бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International