Читтә яшәүче өлкәннәребез дә онытылмый

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Зәй районы социаль яклау бүлеге тарафыннан район үсеше өчен өлеш керткән мөхтәрәм затлар һәрвакыт игътибар үзәгендә тотыла.

Олыгайган көндә районнан читтә яшәүчеләрне дә онытмыйлар.  Бу көннәрдә генә бүлек башлыгы Эльмира Хуҗина шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина белән берлектә Сарман районы Җәлил бистәсендә өлкәннәр өчен интернатта булдылар. Биредә алар элек Зәйдә яшәгән Татьяна Яковлевна Викторованың хәлен белештеләр. Күчтәнәчләр белән килгән зәйлеләрне өлкән яшьтәге апа шатлык яшьләре белән каршы алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International