Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты –интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Көзге бизәкләр” дип исемләнгән шөгыль.

2018 елның 9 октябре, сишәмбе
Шөгыльнең максаты: балага үзен иҗади яктан күрсәтергә, бәхетле, уңышлы шәхес итеп сизәргә ярдәм итү, кул чукларының хәрәкәтчәнлеген арттыру. Рәсем эшчәнлеге сәнгать эшчәнлеге буларак балаларның игътибарын үзенә тартып тора. Ак кәгазьгә төрле төсле матур буяулар белән сүрәтләр төшерү балаларга зур сөенеч китерә, аларда канәгатьләнү хисе тудыра. Шөгыльләрдә һәр балага шәхси якын килеп эш итәбез. Балаларны күбрәк мактарга тырышабыз. Чөнки безнең төп максатыбыз- балага узен иҗади яктан күрсәтергә; бәхетле,уңышлы, шәхес итеп сизергә ярдәм итү. Рәсемнарне төрле ысуллар белән башкару, алдагы эшкэ кызыксыну уята, тагын да матур рәсемнәр ясау теләген арттыра. Нинди алым белән ясалган булуына карамастан, бала хезмәтенә хөрмәт булырга тиеш. Шөгыльдән сон бу рәсемнардан кургәзмә оештырабыз. Үз рәсемнәрен кургәзмәдә күрү, башкаларга курсәтү балаларның үз-үзенә ышанычын арттыра. Киләсе рәсем шөгылен алар түземсезлек белән көтеп алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International