Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хемәткәрләре,ел саен өлкәннәр атналыгында “Өйдә җылылык саклыйк” акциясен үткәрәләр.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар шушы авылда яшэуче ветераннарнын ойлэренэ бардылар. Балаларны ветераннар бик жылы каршы алдылар. Балалар ветераннарга ой эшлэрендэ булыштылар.Э соныннан узлэренен куллары белэн ясаган булэклэрне тапшырдылар.Ветераннарнын йозендэ нур балкыды. Бу шатлык нурлары иде.
15 октябрь көнне тыл хезмәтчәннэре, Әтнә муниципаль районы “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы Гөлшәхәр Шәрәфетдин кызы Шакирова һәм Бибихәлимә Хәкимҗан кызы Хәкимҗанова 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярны әлеге үзенчәлекле гомер бәйрәме белән котларга социаль үзәкнең директор урынбасары Зөлфирә Зөфәр кызы Сәләхиева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Галимҗанова Лилия Октябрис кызы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Галимҗанова Гөлшат Назыймулла кызы килделәр. Иң изге теләкләрен ирештереп Зөлфирә Зөфәр кызы юбилярларга истәлекле бүләк тапшырды.
1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «гражданнар оборонасы айлыгы» үткәрелә.
Төзелгән һәм расланган план нигезендә, Нурлат районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» бүлегендә СИЗ биргән гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта учреждение хезмәткәрләрен эвакуацияләү үткәрелде.
Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр Туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә чакырылды. Экскурсия комсомолның 100 еллыгына багышланган иде, ул 29 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.
15 октябрь 2018 ел, дүшәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Игелек планетасы” белән берлектә оригами ясау буенча мастер – класс үтте.
Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт курсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар скрапбукинг ярдәмендә альбомнар, открыткалар, блокнотлар ясадылар.
13 октябрь, 2018 ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Энергетик” мәдәният сараеның иҗат коллективы катнашында өлкән буын кешеләренең хөрмәт көненә багышланган концерт булып узды.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, рәхмәт хисләре, хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөмкинлеген тудыру иде.
Безнең өлкән буын социаль хезмәт алучыларын шәһәрнең, республиканың популяр артистлары котлады һәм үзләренең иң яхшы иҗади номерлары белән чыгыш ясады. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, игезәкләрнең «Алинә һәм Динә» эксклюзив дуэты, «Рус җыры» конкурсы лауреаты Федор Кузнецов, «Балкыш» һәм «Урал сандугачы» конкурслары лауреаты Илсөяр Зарипова, күп санлы конкурслар лауреаты Рөстәм Фәттахов, «Сердәш» татар сәнгате төбәк фестиваль-конкурсы лауреаты Динара Мусина бар иде.
Тамашачылар концертның рухландыручы һәрбер артистын көчле алкышлар белән каршылады һәм соңыннан, җылы рәхмәт сүзләрен тапшырды.
Чарада 46 кеше катнашты.