13 октябрь, 2018 ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Энергетик” мәдәният сараеның иҗат коллективы катнашында өлкән буын кешеләренең хөрмәт көненә багышланган концерт булып узды.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, рәхмәт хисләре, хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөмкинлеген тудыру иде.
Безнең өлкән буын социаль хезмәт алучыларын шәһәрнең, республиканың популяр артистлары котлады һәм үзләренең иң яхшы иҗади номерлары белән чыгыш ясады. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, игезәкләрнең «Алинә һәм Динә» эксклюзив дуэты, «Рус җыры» конкурсы лауреаты Федор Кузнецов, «Балкыш» һәм «Урал сандугачы» конкурслары лауреаты Илсөяр Зарипова, күп санлы конкурслар лауреаты Рөстәм Фәттахов, «Сердәш» татар сәнгате төбәк фестиваль-конкурсы лауреаты Динара Мусина бар иде.
Тамашачылар концертның рухландыручы һәрбер артистын көчле алкышлар белән каршылады һәм соңыннан, җылы рәхмәт сүзләрен тапшырды.
Чарада 46 кеше катнашты.