Игелек һәм хөрмәт декадасы

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкәннәр Декадасы билгеләп үтелә. Һәм бу бик дөрес: чөнки нәкъ менә ветераннарга без күп уңышларыбыз белән бурычлы. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында ветераннар абсолют күпчелекне тәшкил итә, шуңа күрә бу датаны бәйрәм итү биредә традициягә әйләнде. 8 октябрьдә күрмәүчеләр көче белән концерт булды, анда сәхнә ветераннары белән беррәттән яшьләр дә чыгыш ясады. Шул ук көнне күрмәүче үзешчән артистлар өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш " интернат-йорты тамашачылары тарафыннан җылы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International