Алабуганың "Доверие" үзәгендә Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлеге оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелә

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Әдәби бүлмә” программасы кысаларында яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин коммунистик союзының балалар өчен “Батыр комсомоллар – Яшь гвардия» дип исемләнгән Батырлык дәресе уздырды.

Бу чараның максаты булып балаларның илебез тарихы буенча белемнәрен арттыру, Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләү, актив гражданлык позициясен арттыру торды.

Чара барышында 1941-1945 нче елларда эшләп килгән  “Яшь гвардия” “идән асты” комсомол оешмасының  җитәкчеләре турында видео күрсәтелде. Балалар тарихның Иван Земнухов, Олег Кошевой, Сергей Тюленин, Любовь Шевцова, Виктор Третьякевич кебек исемнре белән танышты. Балалар бу кешеләрнең аңлы рәвештә эшләгән батыр гамәлләренә сокландылар, аларның 16 яшьтән 19 яшькә кадәр генә булуларына карамастан курку белмәслекләренә инандылар. Чара яшь комсомолчыларның фотосурәтләрен карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International