Наркотикларсыз дөнья

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

2018 елның 16 октябрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы - Насырова Л.К. һәм социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фәрхетдинова А. З. Теләнче - Тамак сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә социаль хезмәт алучылар арасында «Наркотикларсыз дөнья» видеоролигы күрсәттеләр һәм "Гомуми рәсем" темасына арттерапия үткәрделәр. Видеоролик күрсәтү максаты: балигъ булмаган балаларга наркотик матдәләргә бәйлелекнең начарлыгын аңларга һәм әлеге бәйлелекнең нәтиҗәләрен аңларга мөмкин булган шартлар тудыру иде. Чара барышында балалар төрле темаларга рәсем ясадылар, төркемнәрнең берсе кеше яшәмәгән утрау ясады, икенчесе начар гадәтләрне профилактикалау буенча плакат ясады. Әлеге чарада  сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 8 бала һәм  социаль адаптация кыенлыклары булган 2 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International