16.10.2018е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре ведомство ара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Гаилә һәм хатын-кызнын карьерасы”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызнын социалогик яктан карьер үсеше турында әнгәмә корылды, ун хатын-кызга буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдар системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.