«Гармония» үзәге Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә яңа технология кертелгән. Бу технология кулэмендэ хезмәттәшлек алучылар белән социаль хезмәтләр узлэренен хатирәләре белэн уртаклашалар. Яшь вакытлары турында, аларның тормыш юллары, истәлекле вакыйгалары турында сойлилэр.
Бүлекчә белгечләре Алишев Ирек Исхак улының өендә булдылар. Ул узган еллар турында хатирәләре белән уртаклашты, фоторәсемнәрен күрсәтте, хәтта яшьлек көйләрен дә гармунда уйнап курсэтте. Олы яшьтә булуга карамастан, Ирек Исхак улы бетмәс-төкәнмәс энергия саклады. « Барлык узган хатирэлэрне мин йорэгемдэ, кунелемдэ йортэм» - ди Ирек абый. Ул китаплар, газеталар укый, яңалыкларны күзәтеп тора. Халык медицинасы рецептларыннан файдаланып, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Очрашу ахырында Ирек Исхак улы күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен белгечләргә рәхмәт белдерде.