Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәдәни-көнкүреш комиссиясенең чираттагы утырышы узды
8 октябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан тагын ике концерт узды.
"Минем Ватаным, минем туган ягым» программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 3 нче санлы социаль участокта (Сухарево авылы) аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдән 19 бала өчен «Россия Федерациясенең дәүләт символлары» темасына төркемле дәрес үткәрде.
Һәр кеше өчен сәламәтлек аның тормышында иң мөһим кыйммәтләрнең берсе булып тора. “Веста” Үзәгендә эшләүче профсоюз оешмасы хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту максатыннан «Яшьлек» ял базасында көзге «Сәламәтлек көне» оештырылды.
"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга алиментлар түләтү өлешендә ярдәм күрсәтү эше кысаларында юридик консультация үткәрелде. Юрист белән әңгәмәгә агымдагы елда әлеге мәсьәлә буенча кыенлыклар кичергән балаларның барлык законлы вәкилләре дә чакырылган иде. Чара барышында алиментлар алу өлкәсендәге, рәсмиләштерүдән алып суд тикшерүенә кадәр булган төп проблемалар турында фикер алышынды. Һәр ата-ана булган сорауларга җаваплар алды.
«Бергә булдырабыз» проекты кысаларында «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Вахитов районыны халыкның эш белән тәэмин итү үзәге директоры Аширова Ольга Владимир кызы, һәм эшкә урнашу, халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Гильмуллина Гөлназ Наил кызы белән очрашу булып узды. Ата-аналарга тулы булмаган эш көнендә булган вакантлы эш урыннары турында һәм яңа белгечлек буенча бушлай белем алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Ата-аналар сорауларына тулы җаваплар бирелде. Һәркем вакантлы эш урыннарының актуаль каталогы белән таныша алды.
22 нче октябрь 2018 нче ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Күңелем йорты» дигән темага релаксация үткәрде.
Чараның максаты – эмоциональ киеренкелекне һәм ару-талуны киметү, эшкә сәләтлелекне арттыру.
Релаксация – организмны йомшарту һәм аңа гомуми уңай йогынты ясау өчен кулланыла торган методика.
Чара тыныч ритмик музыка астында башланып китте, социаль хезмәт алучылар күзләрен йомып, тирән сулыш алып, җайлап утырдылар. Психолог күңелдә сүрәт тудыра торган «Күңелем йорты» дигән текст укыды. Релаксация вакытында күрә алганыбызны күңелдә саклыйбыз һәм моны аңларга тырышабыз. Чара ахырында кем нинди сүрәт күз алдына китергәне турында фикер алышты: кемнеңдер ул яхшы зур Сарай, ә кемнеңдер авылдагы тыныч кечкенә йорт иде.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларнын арыганлыгы, талчыкканлыгы кимеде, психоэмоциональ торышлары яхшырды.
Чарада 10 кеше катнашты.
Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында «Бөек шагыйрьләрнең шигырьләре” дигэн уку сэгате утте.Мэктэптэ белем алучы барлык укучыларда бу уку сэгатендэ актив катнаштылар. һәрбер укучы бик матур итеп торле- торле шигырьлэр укыдылар. Фикерэр алыштылар.Уку сэгате барсынада ошады.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе.