22 нче октябрь 2018 нче ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Күңелем йорты» дигән темага релаксация үткәрде.
Чараның максаты – эмоциональ киеренкелекне һәм ару-талуны киметү, эшкә сәләтлелекне арттыру.
Релаксация – организмны йомшарту һәм аңа гомуми уңай йогынты ясау өчен кулланыла торган методика.
Чара тыныч ритмик музыка астында башланып китте, социаль хезмәт алучылар күзләрен йомып, тирән сулыш алып, җайлап утырдылар. Психолог күңелдә сүрәт тудыра торган «Күңелем йорты» дигән текст укыды. Релаксация вакытында күрә алганыбызны күңелдә саклыйбыз һәм моны аңларга тырышабыз. Чара ахырында кем нинди сүрәт күз алдына китергәне турында фикер алышты: кемнеңдер ул яхшы зур Сарай, ә кемнеңдер авылдагы тыныч кечкенә йорт иде.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларнын арыганлыгы, талчыкканлыгы кимеде, психоэмоциональ торышлары яхшырды.
Чарада 10 кеше катнашты.