Замандашыбыз, академик Д.С.Лихачев, Ватанга карата булган мәхәббәт хисен устерергә, «рухи тамыр җибәрелгәнлек»не гадәткә кертергә кирәклеген искә ала, чөнки тамырларың булмаса туган якта, туган-үскән җирлектә без үзебезне өермә үлән кебек хис итәчәкбез дип билгеләп үтә.
"Минем Ватаным, минем туган ягым» программасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 3 нче санлы социаль участокта (Сухарево авылы) аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдән 19 бала өчен «Россия Федерациясенең дәүләт символлары» темасына төркемле дәрес үткәрде. Максат: үз илеңә һәм республикага карата кыйммәтле мөнәсәбәткә ия булган әхлакый-гражданлык үзаңын формалаштыру.
Очрашу башында белгеч балаларга «Россия Федерациясенең дәүләт символлары» дигән викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте: Нәрсә ул герб? Россия гимны кайчан җырланыла? Гимнның беренче юлы ничек башлана? Россия Федерациясе Дәүләт флагында нинди төсләр бар? Безнең дәүләт белән кем идарә итә? һ.б. Сорауларга җавап биргәннән соң балаларга үз төркеменә герб, флаг һәм гимн сүзләрен уйлап табарга, аннары үз эшләрен тәкъдим итәргә бирем бирелде.
Йомгаклау даирәсендә балалар уртак нәтиҗә ясадылар: үз Ватаныңны яратырга һәм горурланырга, дәүләт символларына хөрмәт белән карарга кирәк.