Котлаулар дәвам итә!

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

8 октябрь көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан тагын ике концерт узды. Иң беренче булып өлкәннәрне ветераннар ансамбле “Сүнмәс дәрт” котларга килде.

Чын күңелдән картлар йортында яшәүчеләрне котлап, ике телдә җырлап, шигыгьләр сөйләп, музыка коралларында уйнап, матур концерт оештырдылар. 

         Көннең икенче яртысында “Мизгел” яшьләр үзәгеннән яшь артистлар килде.

Алар шулай ук куңелле концерт күрсәттеләр, картлар йорт-интернатының китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр һәм өлкәннәрне күчтәнәчләр белән сыйладылар.

         Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар барлык кунакланга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерәләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International