"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга алиментлар түләтү өлешендә ярдәм күрсәтү эше кысаларында юридик консультация үткәрелде. Юрист белән әңгәмәгә агымдагы елда әлеге мәсьәлә буенча кыенлыклар кичергән балаларның барлык законлы вәкилләре дә чакырылган иде. Чара барышында алиментлар алу өлкәсендәге, рәсмиләштерүдән алып суд тикшерүенә кадәр булган төп проблемалар турында фикер алышынды. Һәр ата-ана булган сорауларга җаваплар алды.