Һәр кеше өчен сәламәтлек аның тормышында иң мөһим кыйммәтләрнең берсе булып тора. “Веста” Үзәгендә эшләүче профсоюз оешмасы хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту максатыннан «Яшьлек» ял базасында көзге «Сәламәтлек көне» оештырылды.
Чара кысаларында спорт-конкурс программасы үткәрелде. Барлык катнашучылар да ике командага бүленеп кызыклы эстафета үткәрделәр. Үзләренең җитезлекләрен һәм көчен күрсәтергә кирәк булган бәйгеләр акыл эшчәнлегенә юнәлдерелгән уеннар белән чиратлашып барды. Конкурста җиңгән команда жетонга ия булды. Башта уенчыларга спорт уеннарында көч сынашырга: боҗра белән обручка эләгергә, таяклар һәм туп белән эстафетаны йөгереп чыгарга тәкъдим ителде. «Бөтен команда белән урыннан озынлыкка сикерү» конкурсы кызыклы булды. Эрудициягә һәм зирәклеккә юнәлтелгән конкурслар да бар иде. Биредә балалар табышмаклары да, катлаулырак биремнәр дә булды, катнашучылар, мәсәлән, танылган ир-ат һәм хатын-кыз спортчыларын искә алырга тиеш булдылар. Иң мәзәк һәм кызык булып пантомим конкурсы чыкты, бу уенда бөтен команда белән бергәләшеп берәр спорт төрен күрсәтергә кирәк иде. Нәкъ менә бу уенда командада эшли белү дә, актерлык осталыгы да кирәк булды. «Сәламәтлек көне» ндә катнашучыларга «Капчык чүплеге» конкурсы (алып баручы капчыктан нәрсә дә булса алырга һәм “Бу әйбер сәламәтләндерүнең нинди төрен чагылдыра?” дигән сорауга җавап бирергә кирәк иде) истә калды. Чөнки әлеге капчыкта нәрсә генә юк иде: диск (музыкотерапияне чагылдыра), әфлисин (ароматерапия), перчатка (пальчик гимнастикасы) һ.б.
Чара дустанә флешмоб белән тәмамланды, анда катнашучыларга кыска вакыт эчендә сәламәтлек турында фразаны җыярга тәкъдим ителде. Сәламәтлек көнендә катнашучылар уртак көч белән бер минуттан соң " Хәрәкәт-тормыш хәзинәсе!» дигән җөмләне төзи алдылар. Гомумән алганда, көн спортка хас дәртлелек белән һәм күңелле узды. Хезмәткәрләр саф һавада ял итә һәм яңа көч белән эшкә керешә алдылар.