“Аңлау юнәлеше” дәресләре курсы кысаларында “Веста” Үзәге психологы Наталья Емельянова тулы булмаган, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдән 13 бала өчен әкият терапиясе кулланып «Йолдызлы ил» дигән дәрес үткәрде.
2018 нче елның 24 нче октябрендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башлыгы Алмаз Нургалиев, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм Норма авыл хуҗалыгың башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Рамазанов 18 яше тулмаган балаларга алимент түләү буенча бурычлары булган гражданнарга йөреп чыктылар.
Мөслим картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында РПФның Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе Ганиева Ф.У. белән очрашу үтте.
2018 елның 17 октябрендә,Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар гасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре,Зирекле лицеенда укучы 28 бала белән, комсомол оешмасының 100 ел тулуга багышланган “Комсомол оешуының тарихы” дигән чара үткәрделәр.
Бүген “Мәрхәмәтлелек үзәге” тернәкләндерү бүлегендә шашка-шахмат ярышлары булып узды. Баш хөкемдар Галиуллин Сөләйман Вагыйз улы ял итүчеләр белән әңгәмә корып, уенның шартлары белән таныштырды.
2018 елның 10 октябрендә,Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы, Черёмуха бистәсе мәктәбендә 7-9 сыйныфларында укучы 22 бала белән,информацион куркынычсызлыгы формалаштыру технология кысаларында “Киберфанатлар киберскептикларга каршы” дигән чара үткәрде.
24 октябрь 2018 ел,чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре“Син дә мин дә иптәшләр” дигән танышу уены үткәрделәр.
Фетр кул эшләрендә иң популяр һәм яраткан материалларның берсе. Чөнки фетрдан уенчыклар тегү, өйрәтү әсбаплары һәм уеннар уйлап табу бик җиңел.
2018 елның 23 октябрендә Чистай муниципаль районындагы «Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан балигъ булмаган балалар өчен фетрдан кечкенә уенчыклар тегү буенча мастер класс үткәрелде.
Балигъ булмаган балалар рәхәтләнеп фантазияләрен эшкә җиктеләр һәм шуның нәтиҗәсендә барлык эшләр дә төрле һәм гадәти булмаган килеп чыкты.
Эш нәтиҗәсе мастер-класста катнашучыларның барысына да уңай тәэсир калдырды, традицион материалларны куллануның яңа техникасы белән танышу максаты һәм бурычы үтәлде. Балигъ булмаганнар мастер-класста алган белемнәрнең киләчәктә дә файдаланачакларын билгеләп үттеләр.