Балигъ булмаган балаларда информацион куркынычсызлыгы формалаштыру технология кысаларында “Киберфанатлар киберскептикларга каршы” дигән чара, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

2018 елның 10 октябрендә,Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы, Черёмуха бистәсе мәктәбендә 7-9 сыйныфларында укучы 22 бала белән,информацион куркынычсызлыгы формалаштыру технология кысаларында “Киберфанатлар киберскептикларга каршы” дигән чара үткәрде.

Бу чараның максаты яшүсмерләрдә Интернет челтәрендә мәгълуматның төрле формаларын актуальләштерү, позитив һәм негатив контент турында сөйләүдән торды.

Балалар “Киберфанатлар” (интернетны яклаучылар) һәм “Киберскептиклар” (интернетны  тәнкыйтьләүчеләр) командаларына бүленеп, аргументлар китереп, үз позицияләрен якларга тырыштылар. 

Шулай ук балаларга Интернет челтәрендә утыруның файдалы һәм тискәре яклары турында лекция укылды, укучылар лекция буенча фикер алышуда бик актив катнашты.

 Ахырдан, укучылар арасында Интернет челтәренә аларның мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен, психодиагностика үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International