24 октябрь 2018 ел,чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре“Син дә мин дә иптәшләр” дигән танышу уены үткәрделәр. Шөгыльнең максаты балаларны бер берсе белән таныштыру һәм дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү. Әңгәмә барышында тәрбиячеләр “дуслык” турында сөйләделәр, һәрбер бала үз фикерен әйтте, төрле уеннар уйнадылар. Бу чарада 25 кыз һәм малай катнашты.