Көз – иң яхшы вакыт
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениясендә 25 нче октябрьдә 36 инвалид бала һәм 13 ата-ана өчен жыр житәкчесе Городилова Н.Г. белән тәрбиячеләр Полуэктова Л.В., Богданова О.А. “Көз – ин яхшы вакыт” исемле чара уздырдылар. Балалар янына Көзбикә кунакка килде. Кунакбикә үзе белән төрле төсле яфраклар алып килгән иде. Балалар Көзбикәгә музыкаль инструментларда уйнап күрсәттеләр, аннары бергәләшеп “урманга” киттеләр.
2018 елның 23 октябрендә, «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны түгәрәк эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан, ата-аналар өчен «Бала шәхесен формалаштыруда түгәрәк эшчәнлегенең роле» дигән темага җыелыш булып узды.
25 нче октябрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: наркомания, тәмәке тартуга каршы профилактика, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Тәмәке тартуның зыяны турында бөтен кеше белә: никотин кешенең сәламәтлегенә начар тәэсир итә һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы. Тәмәке тарту наркоманиягә беренче адым буларак килеп чыгарга мөмкин. Наркомания – наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә үсә торган хроник авыру. Жәмгыятьтә моның сәбәбе: кеше йомшарып, проблемаларын хәл итү ысулын эзли, стресслар, гаиләдәге аңлашылмаучылык булып тора.
Чара сәламләү сүзләре белән башланды – социаль хезмәт алучылар аралашуга, шулай ук төркемдә аралашуга ярдәм итә торган «тылсымлы» сүзләр әйттеләр, алар «юк» сүзе бармы дигән сорау турында фикер алыштылар. «Фикереңне әйт» күнегүендә – психолог җөмләнең башын укый (Кешеләр тарта, чөнки..., Наркоман – ул кеше...), ә азагын катнашучылар үз фикерләре белән тәмамлыйлар. "Гадәтләр һәм тышкы кыяфәт» күнегүендә – психолог төрле кыяфәттә гәүдә торышы сурәтләнгән плакат күрсәтә, катнашучылар тәмәке тартучыларны һәм тартмаучыларны аерырга тиеш була. «Слоган» күнегүендә – катнашучылар тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зыяны турында «Әй исәнме, саф һава!» дигән слоганнар эшләделәр һәм алар товар исемлеген тәкъдим иттеләр.
Тренинг нәтиҗәсендә уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде. Социаль хезмәт алучылар тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зарары турында тирә-юньдәгеләрнең дә исенә төшерергә кирәк дигән фикердә калдылар
Тренингта 14 кеше катнашты.
Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен хезмәт белән дәвалау күнекмәләре һәр җыен саен оештырыла. Бигрәк тә иске гәҗитләрдән үрелгән кәрҗиннәр күңелләренә хуш килә.
Халыкара ак кул таягы көне. Бер-беребезне саклап, яклап яшик
25 нче октябрь көнне Тукай муниципаль районының Биклән урта мәктәбе базасында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы һәм социаль педагогы Сайфуллина Альбина һәм Салимова Айгөл балигъ булмаганнарның хокук бозуларны кисәтү һәм хокукый белемнәр пропагандалау буенча чара үткәрделәр.
Социаль-медицина реабилитациясен үткәрү, «Демография» милли проектының «өлкән буын» Федераль проекты чараларын үтәү чикләрендә Үзәк фельдшеры, «4нче номерлы Шәһәр хастаханәсе»ДАССОның прививка Кабинетында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны вакцинацияләү оештырылды.
Интернат-йорт белгечләре тарафыннан урманга бару оештырылды. Экскурсиядә Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар катнашты. Көз-дару үләннәре җыю өчен иң яхшы вакыт. Социаль хезмәт алучылар гөлҗимеш җыйды. Гөлҗимеш - бик файдалы үсемлек. Кыш көне гөлҗимешне чәйгә кушып эчәлэр.
ВЛКСМ га 100 ел булу уңаеннан, 2018 нче елның 24 нче октябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Комсомол” дип исемләнгән чара үткәрде.
Рәсәй тарихының истәлекле сугыш вакыйгалары кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова 1 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 21 бала арасында: «Наваринск диңгез бәрелешендә турция флотын тар-мар итү» темасына төркемле дәрес үткәрде.