Комсомол оешмасының 100 ел тулуга багышланган “Комсомол оешуының тарихы” дигән чара, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

2018 елның 17 октябрендә,Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар гасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре,Зирекле лицеенда укучы 28 бала белән, комсомол оешмасының 100 ел тулуга багышланган “Комсомол оешуының тарихы” дигән чара үткәрделәр. Бу чараның максаты балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, комсомол оешмасы белән таныштырудан торды.

Балалар зур кызыксыну белән Ленин комсомолының 1918 елның 29 октябрендә булган туган көне турында тыңлап утырдылар. Шулай ук комсомол тарихында булган данлыклы үзгәрешләр –гражданнар сугышы, беренче бишеллыктагы хезмәт казанышлары, Бөек Ватан сугышы батырлыклары турында сөйләү аларның игътибарын җәлеп итте.

Ахырдан, балаларга “Комсомолчыларны онытмыйк” дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International