Фетр кул эшләрендә иң популяр һәм яраткан материалларның берсе. Чөнки фетрдан уенчыклар тегү, өйрәтү әсбаплары һәм уеннар уйлап табу бик җиңел.
2018 елның 23 октябрендә Чистай муниципаль районындагы «Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан балигъ булмаган балалар өчен фетрдан кечкенә уенчыклар тегү буенча мастер класс үткәрелде.
Балигъ булмаган балалар рәхәтләнеп фантазияләрен эшкә җиктеләр һәм шуның нәтиҗәсендә барлык эшләр дә төрле һәм гадәти булмаган килеп чыкты.
Эш нәтиҗәсе мастер-класста катнашучыларның барысына да уңай тәэсир калдырды, традицион материалларны куллануның яңа техникасы белән танышу максаты һәм бурычы үтәлде. Балигъ булмаганнар мастер-класста алган белемнәрнең киләчәктә дә файдаланачакларын билгеләп үттеләр.