2018 елның 24 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Фазлиева Ләйсән Хәмит кызы тарафыннан “Йомшак дәрес” уткәрелде.
Дэреснен максаты: хайваннарга мәхәббәт тәрбияләү, алар турында кайгыртырга омтылу; дүрт аяклы дустының язмышы өчен җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, әхлакый сыйфатлар, балаларның күзаллауларын киңәйтү, хайваннар дөньясы турындагы белемнәрне тулыландыру һәм баету.
Балалар дәрестә актив катнаштылар, алар зур кызыксыну белән үзләренең йомшак дусларын карадылар, куллары бн тоттылар, аларның йонарыннан сыйпадылар, шул рәвешле алар үләренең вак моторикаларын һәм тактиль хис-кичерешләрен устерделэр. Балалар үз хис-тойгыларын сүз белән әйтә алмаса да, аларның хис-тойгыларын шатлыклы күзләреннән күрергә мөмкин иде. Дәрестән соң кайбер балалар үзләренең яңа йомшак дусты белән хушлаша алмады.