«Наркотикларсыз тормыш» дигән мини - тренинг

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

25 нче октябрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

         «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага мини - тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: наркомания, тәмәке тартуга каршы профилактика, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Тәмәке тартуның зыяны турында бөтен кеше белә: никотин кешенең сәламәтлегенә начар тәэсир итә һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы. Тәмәке тарту наркоманиягә беренче адым буларак килеп чыгарга мөмкин. Наркомания – наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә үсә торган хроник авыру. Жәмгыятьтә моның сәбәбе: кеше йомшарып, проблемаларын хәл итү ысулын эзли, стресслар, гаиләдәге аңлашылмаучылык булып тора.

Чара сәламләү сүзләре белән башланды – социаль хезмәт алучылар аралашуга, шулай ук төркемдә аралашуга ярдәм итә торган «тылсымлы» сүзләр әйттеләр, алар «юк» сүзе бармы дигән сорау турында фикер алыштылар. «Фикереңне әйт» күнегүендә – психолог җөмләнең башын укый (Кешеләр тарта, чөнки..., Наркоман – ул кеше...), ә азагын катнашучылар  үз фикерләре белән тәмамлыйлар. "Гадәтләр һәм тышкы кыяфәт» күнегүендә – психолог төрле кыяфәттә гәүдә торышы сурәтләнгән плакат күрсәтә, катнашучылар тәмәке  тартучыларны һәм тартмаучыларны аерырга тиеш була. «Слоган» күнегүендә – катнашучылар тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зыяны турында «Әй исәнме, саф һава!» дигән слоганнар эшләделәр һәм алар товар исемлеген тәкъдим иттеләр.

Тренинг нәтиҗәсендә уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде. Социаль хезмәт алучылар  тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зарары турында тирә-юньдәгеләрнең дә исенә төшерергә кирәк  дигән фикердә калдылар

Тренингта 14 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International