Халыкара ак кул таягы көне. Бер-беребезне саклап, яклап яшик

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара ак кул таягы көне

Бер-беребезне саклап, яклап яшик

Халыкара ак кул таягы көне уңаеннан Әгерҗенең халыкны социаль яклау бүлегендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабугадагы җирле оешмасы җитәкчесе Мөнип Гасимов белән очрашу узды.  

Сукырлар җәмгыятенең Әгерҗедәге бүлекчәсендә тугыз кеше исәптә тора. Җыелышка аларның алтысы килгән иде.

  • Быел безнең өчен юбилейлар елы. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабугадагы җирле оешмасы барлыкка килүгә90 ел тулды. Шул уңайдан июль аенда бәйрәм чарасы оештырдык һәм бездә исәптә торучы 300ләп кешегә бүләкләр тапшырдык. Бүген сезгә дә күчтәнәчләр белән килдек, – дигән сүзләр белән Мөнип Исмәгыйлевич очрашуда катнашучыларга оешманың үз предприятиесендә ясалган истәлек бүләкләре таратып чыкты. Сүз уңаеннан: “Алабуганың бөкеләү һәм пластмасс әйберләр предприятиесе“ дә быел75 еллыгын билгеләп үткән. Күп кенә хуҗабикәләр яратып сатып ала торган калай капкачлар нәкъ менә әлеге предприятиедә ясала.

Аннан очрашуга килүчеләр үзләрен борчыган проблемаларны җиткерделәр. Әгерҗедән Рафис Нуриев яши торган йортында бернинди уңайлыклар булмауга зарлана.

  • Мин шәхси йортта ялгызым яшим. Глаукома авыруы аркасында күзләрем бик начар күрә. Шулай да өй эчендәге эшләрне көч-хәл белән башкарырга тырышам. Әмма мунча ягу, урамга бәдрәфкә йөрү кебек гамәлләр бик күп уңайсызлыклар тудыра. Әлеге уңайлыкларны өй эчендә булдыру буенча ярдәм өмет итеп килдем бүген,– дип мөрәҗәгать итте ул.Моңа каршы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Зарипова аңа йә социаль хезмәткәр билгеләргә, йә картлар йортына урнашырга тәкъдим итте.
  • Монда чакта яныма күршеләр, дуслар да кереп йөри. Картлар йортына киткән очракта туган йортымны бик сагынырмын дип куркам. Шулай да уйлап карармын, – диде ул.

Очрашуга килүчеләр үзләрен борчыган башка мәсьәләләр турында да сөйләделәр. Алар инвалидларга тәгаенләнгән тернәкләнү чараларына, шифаханәләргә юллама алуга кагылышлы булды. Мөнип Исмәгыйлевич һәр сорауга анык җавап җиткерде.

  • Алга таба да аралашып, бер-беребезне яклап, саклап яшик. Безгә карата булган сорауларыгызны социаль яклау бүлеге аша да җиткерә аласыз. Ә без мөмкин кадәр аларны җавапсыз калдырмаска тырышырбыз, – дип йомгаклады үз сүзен.

Очрашу Иж-Бубыйдан I группа инвалид Рәсил Гайнуллинның чыгышы белән тәмамланды.

  • Безнең Әгерҗе дә быел 80 еллык зур юбилеен билгеләп үтте. Минем сезгә шул уңайдан дөнья күргән журналны бүләк итәсем килә, – дигән сүзләр белән Алабугадан килгән кунакларгабүләкләр тапшырды ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International