Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында комсомолга багышланган рэсем конкурсы узды.Бу конкурста барлык укучыларда актив катнашты.
Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 2018 елның 25 октяберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр уздырылды.
25 октябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында балаларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан тәрбияче Шайхиева Елена "Карусели" дип исемләнгән аэробика үткәрде.
“Без сезнең янда” программасын тормышка ашыру кысаларында, 2018 нче елның 25 нче октябрендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе” һәм “Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле укучылар белән “Әйдә дуслашыйк” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Бантикларның кызларның беренче бизәнү әйбере булуы һәркемгә мәгълүм, чөнки аларны теләсә кая кадарга була һәм алар балаларча, чытлык һәм уенчак күренәләр.
2018 елның 24 октябрендә Чистай муниципаль районындагы «Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан исәптә торучы балигъ булмаган кызлар өчен «Минем беренче бантигым» дигән мастер класс үткәрелде.
Мастер-класс бер сулышта узды, балалар зур кызыксыну белән бантиклар ясадылар, аннан соң үзләренең эшләре белән мактандылар.
Балигъ булмаган балалар белгечләргә бик кызыклы мастер-класс өчен рәхмәт белдерделәр һәм уңай эмоцияләр белән киттеләр!
«Изгелек» үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләләрнең өйләренә барып, проблемаларын ачыклауны дәвам итәләр. Чара барышында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре гаилә белән алга таба эшләүнең тәртибен планлаштырып, үзәк эшчәнлеген яктыртучы буклетлар тапшыралар.
25 октябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек балалары өчен “Исәнме дус” дигән чара узды, анда яңа заездның балалары һәм әти – әниләре катнашты.
Максат:Балаларны тозлы камырдан эшләнгән әзер эшләнмәләрне буяулар белән бизәргә өйрәтү.
Максат: балаларны алар өйдә ялгыз булган очракта куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү.
Бурычлар:Нигә чит кешегә ишек ачарга ярамый дигән фикер формалаштырырга.Көтелмәгән ситуациядә үз-үзеңне тоту алгоритмын эшләү.Кешеләрнең капма-каршы сыйфатлары белән таныштыру: явыз-михербанлы.Төрле характеристикалы геройларларга туры килә торган сүзләр сайлый белүне формалаштырырга.