Бала шәхесен формалаштыруда түгәрәк эшчәнлегенең роле

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көн, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүдә яңа технологияләр кулланырга мәҗбүр итә һәм балалар эшчәнлеге төрледән-төрле булган саен, баланың күпкырлы үсеше дә камилләшә..

2018 елның 23 октябрендә, «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны түгәрәк эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан, ата-аналар өчен «Бала шәхесен формалаштыруда түгәрәк эшчәнлегенең роле» дигән темага җыелыш булып узды.

Презентация материалы белән директор урынбасары Гыйльметдинова Л. М. чыгыш ясады, ул гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге эшчәнлегенә «Ассорти» декоратив-гамәли иҗат түгәрәге кертү турында җентекләп сөйләде. Түгәрәк эше, аның максатлары һәм бурычлары белән таныштырды, түгәрәктәге дәресләр рәсем ясау, лепкалар, рәсем ясау техникасын үзләштерү мөмкинлеге бирәчәген сөйләде. Түгәрәк дәресләре, балаларның психологик һәм физик сәләтләрен исәпкә алып формалаштырылачак.

Ата-аналар программаның теоретик эчтәлеген тыңлаганнан вакытта, бүлекчә белгечләре балалар белән рәсем ясауның гадәти булмаган техникалары белән таныштырдылар: ташларда рәсем ясау, тозлы камырдан эшләнмәләр бизәү кебек мастер-класслар үткәрделәр. Барлык балалар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар, ә ата-аналар балаларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү аша иҗади сәләтләрне үстерү кирәклеге турында нәтиҗәгә килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International