25 нче октябрь көнне Тукай муниципаль районының Биклән урта мәктәбе базасында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы һәм социаль педагогы Сайфуллина Альбина һәм Салимова Айгөл балигъ булмаганнарның хокук бозуларны кисәтү һәм хокукый белемнәр пропагандалау буенча чара үткәрделәр.
Чарада 24 балигъ булмаган бала катнашты.
Әлеге чараның максатлары: «гаеп», «хокук бозу», «җинаять» төшенчәләре белән танышу; хокук бозу төрләре һәм алар өчен җаваплылык чаралары турында күзаллау формалаштыру; әхлакый сыйфатлар һәм законнарга хөрмәт тәрбияләү.
Укучылар уенда катнашып, проблемалы ситуацияне булдырмау һәм аннан чыгу юлларын эзләделәр. Урлау, терроризм, кыйнаулар турындагы хәлләрне карау төркемдә эшли белүне үстерергә, үз карашларын белдерергә, дискуссия алып барырга мәҗбүр итте.
Чара ахырында белгечләр совет мультфильмнары мотивлары буенча административ кодекс, РФ Җинаять кодексы турында видеоролик күрсәттеләр.