24 октябрь көнне Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Игелек нурлары” программасы кысаларында, социаль хезмәт алучылар белән “Ялкаулык белән уеннар” дип аталган дәрес үткәрелде. Дәрес максаты: коммуникатив күнекмәләрне үстерү, балаларда позитив сыйфатларны булдыру тора иде. Чара барышында балалар 3 чор авырлыкны үтеп, ихтыяр көчен үстерү өстендә эшләделәр.