«Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Коваль шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсенең «Әни сөенече» үзәге педагоглары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 гаилә өчен “Симка һәм Лунтикта кунакта” дигән анимацион – күңел ачу чарасы оештырды.
Педагог-аниматорлар чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Буй курчак Лунтик барлык килүчеләр белән дә дустанә исәнләште һәм кайнар кочаклашты, бу балаларга бик ошады. Бәйрәм дәвамында балалар һәм аларның әти-әниләре Симка уздырган төрле конкурсларда, уеннарда, викториналарда катнаштылар.
Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр алдылар.