Алмаз чигү - бүген чираттагы популярлык дулкынын кичерә торган борынгы рус традициясе. Бу процесс тынычландыра, үз фикерләреңә бөтен игътибарны юнәлтергә, күтәренке кәефкә омтылырга ярдәм итә.
2018 елның 24 октябрендә Чистай муниципаль районындагы «Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль эш буенча белгече Киямова Э. Р. тарафыннан алмазлы картина ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Мастер-классның төп максаты хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызларны дөрес һәм файдалы ял итәргә өйрәтү иде.
Мастер класс ахырында «Сәламәт яшәү рәвешен кертү һәм формалаштыру» дигән темага лекторий үткәрелде. Хатын-кызлар бу чарада бик теләп катнаштылар.