“Социаль хезмәткәрләр мәктәбе”ндә җыелыш.
2018 елның 29 октябрендә Зәйнең «Шатлык " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль хезмәткәр мәктәбе”ндә чираттагы дәрес уздырдылар.
Бүлек мөдире Плешкова Любовь Николаевна ИППСУ кысаларында өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында аңлатты. Бүлек белгече Кузнецова Людмила Ивановна социаль хезмәткәр көндәлеген алып бару һәм саклау кагыйдәләре белән таныштырды
Административ хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары Светлана Михайловна Сало хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрде, шулай ук җил көчәйгәндә куркынычсызлык чаралары һәм бозлавык вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатты.
Социаль мошенниклык очракларын кисәтү максатыннан, юрисконсульт Гүзәлия Кашфинур кызы Хуҗиәхмәтова социаль хезмәткәрләрне, хәзерге вакытта ТР территориясендә иң еш кабатланган гражданнарга карата җинаять кылу фактлары һәм мошенниклык төрләре турында таныштырды.
Мошенникларның, социаль хезмәткәрләр кыяфәтендә, өлкән яшьтәге гражданнарны субсидияләр түләү, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм кебек хезмәтләр күрсәтү буенча алдау очраклары турында искәртте.Җыелыш ахырында социаль хезмәткәрләргә, халыкка мәгълүмат җиткерү өчен, буклетлар тапшырылды.