29 нчы октябрь 2018 нче ел, дүшәмбе
"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Зиангирова, Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгеч Хаҗарова Мәдинә, психолог Галләмова Чулпан ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган «Дартс» турнирын үткәрделәр.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, дартс уеннарын популярлаштыру, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыру.
Ярышлар башланыр алдыннан оештыручылар катнашучыларны дартс уен кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштырдылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм призерлар билгеләнде, алар грамоталар, медальләр һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да призлар алдылар.
Турнирда катнашучылар канәгать калды, чөнки барысы да уеннан канәгатьләнү хисләре алдылар.
Ярышта 22 кеше катнашты.