Оригами техникасы буенча “Ромашка” чәчәге ясау буенча мастер –класс

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

19 нче ноябрь 2018 нче ел, дүшәмбе

   “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен  халыкара әниләр бәйрәменә багышлап,  оригами техникасы белән ромашка чәчәге ясау  буенча мастер-класс үткәрде.

    Чараның максаты: болытлы  көзге көндә матур кәгазьләрдән ясалган  ромашка чәчәге аша кешеләрдә күңелле бәйрәм кәефе тудыру.

     Хезмәт буенча инструктор  мастер - класста катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Бу - халыкара бәйрәм, бүгенге көндә аны 50 дән артык ил бәйрәм итә һәм ул елның төрле вакытында үткәрелә. Безнен  илдә ул 1998 елда Борис Ельцин указы белән кертелде. Инструктор  шулай ук һәр илнең бәйрәм үзенчәлекләре турында да сөйләде.

    Эш барышында  хезмәт буенча инструктор   ромашка чәчәгенең кәгазьдән ясау ысулларын аңлатты һәм иң элек үзе ясап күрсәтте. Бу  шөгыльнең мавыктыргыч булуы, кешене тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, кәефне күтәрә алуы, иҗади сәләтне, игътибарны, хәтерне үстерүе турында сөйләде.

     Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эшләре белән горурланып, уңай эмоцияләр алдылар, белгечкә кызык һәм мавыктыргыч чара үткәргәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Чарада 13 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International