"Урамда һәм өйдә балалар куркынычсызлыгы". "Веста" Үзәге.

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

 

“Әни+бәби” клубы кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында "Урамда һәм өйдә балалар куркынычсызлыгы" дигән темага дәрес үткәрде. Максат: гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.

Хезмәт буенча инструктор медицина статистикасы буенча балалар җәрәхәтенең 50% тан 75% ын өйдә алган җәрәхәтләр урын алып тора, алар арасында 42% алты яшькә кадәр булган балалар тәшкил итә икәнен сөйләүдән башлады. Аннары ул әниләргә кече яшьтә балаларда хәрәкәт активлыгының үсүе һәм баланың физик мөмкинлекләре арту белән характерлана, алар кызыксынучанга әйләнәләр, мөстәкыйльлеккә омтыла башлыйлар, еш кына җәрәхәтләнүләр барлыкка килә ала, нигездә, болар барысы да көнкүрештә, дип искә алды. Шулай ук әлеге дәрестә аш бүлмәсендә һәм торак бүлмәдә, балалар мәйданчыкларында һәм өйләреннән читтә, тротуар буенча хәрәкәт иткәндә балаларның куркынычсызлыгы кебек темаларга тукталдылар.

Әңгәмә ахырында хезмәт буенча инструктор әти-әниләрне тагын бер тапкыр уяу булырга һәм сабыйлары өчен максималь куркынычсызлыкны тәэмин итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International