"Өмет чаткысы"нда кунакта гаҗәеп театр

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Гадәттә, дәвалап булмый торган чир белән интегүче балаларны үзенчәлекле дип атыйлар. Ләкин театрның яшь режиссеры Айсинә Булычева бу балаларны гаҗәп дип атый. Театрның исеме дә шуннан алынган. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар театрда актерлык осталыгына өйрәнә. Алар республика буенча гастрольләргә йөри. Педагог-режиссер Айсинә Булычева җитәкчелегендә актерлар үзәктә тәрбияләнүчеләргә “Дюймовочка” спектаклен күрсәтте. Башта, театрда уйнаучы балалар тормышы турында кыска гына фильм күрсәтелде. Һәр баланың спектакльгә зур җаваплылык белән әзерләнгәнлеге, бу тамашаны күрсәтү артында катнашучыларның һәм аларның җитәкчеләренең олы хезмәте ятканлыгы әллә каян куренеп тора. Һәркайсы үзенең ролен бик зур җанлылык һәм яратып башкарды.Тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре, үзәк белгечләре спектакльне сокланып карады. Спектальдә сүз яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңүе, максатыңа ирешү өчен барысын да эшләргә омтылырга, якты киләчәк килүенә ышанырга кирәклеге турында бара. Спектакль көчле алкышларга күмелде. Чара чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.Үзәк белгечләре әйтүенчә, мондый очрашулардан соң балаларның һәрвакыт кәефләре күтәрелә, алар яшьтәшьләре һәм олылар белән аралашуга ачык. Очрашулар балаларда дуслык, игелеклелек, ярдәмчеллек тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Бу очрашудан соң балалар, бигрәк тә әти-әниләре, “Облачко” театры белән кызыксындылар. Ә иң сөендергәне, биредә тәрбияләнүче бер бала бу театрга йөри инде. Тиздән аны сәхнәдә артист буларак курергә өметләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International